Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эшлекле сәфәргә килде.
Бүген Истанбулда Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләренең Татарстанга якынча 2 млрд. АКШ доллары инвестицияләвен искәртте.
Ул төбәкнең икътисадый һәм сәнәгать потенциалына тукталды, шулай ук автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, югары технологияләр һәм ИТ-өлкә кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү өчен яхшы перспективалар барлыгын билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез