Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.
Иртәгә, 10 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көне булачак. Республикада җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. 37 муниципаль берәмлектә 161 депутат сайланачак. Тавыш бирүне оештыруда 175 участок һәм 41 территория сайлау комиссиясе катнашачак.
"ТР Үзәк сайлау комиссиясе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә сайлау комиссияләренә закон таләпләре нигезендә югары оештыру дәрәҗәсендә тавыш бирүне үткәрүгә кирәкле ярдәм күрсәтергә кирәк. Сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында иминлек чараларын тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез