Рөстәм Миңнеханов: “Транспорт инфраструктурасыннан башка икътисадны үстереп булмый”

Транспорт инфраструктурасыннан башка икътисадны үстереп булмый. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумында әйтте.

“Россия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше ел саен арта. Бу – тагын да нәтиҗәлекләр һәм зуррак логистик чишелешләр таләп итә”, – диде Рстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, республика – тышкы икътисадый эшчәнлектә актив катнаша. Татарстан 133 ил белән сәүдәне үстерә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Кытай белән сәүдә әйләнеше ике тапкырга артып, 3 миллиард долларга җиткән. “Татарстанда экспортка китүче йөкнең зур базасы бар. Бу – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү продукциясе, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы продукциясе. Тышкы сәүдәне алга таба үстерү җайга салынган логистика һәм транспорт инфораструктурасын үстерүнең сыйфатына бәйле”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы Татарстанда кирәкле бөтен транспорт төрләре булуын да искәртте. Йөкләрнең шактый өлеше тимер юлдан китә, узган ел шул рәвешле 39 миллион тонна йөк озатканнар. Су буенча былтыр 30 миллион тоннадан артык йөк киткән. Автотранспорт өчен дә уңайлыклар бар. Узган ел “Көнчыгыш” М12 югары тизлекле трассасы ачылуын да әйтте Рөстәм Миңнеханов. Әлеге юл аша Казаннан Мәскәүгә кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитеп була. Һава юлына килгәндә, Татарстанда өч заманча аэропорт эшли. “БРИКС вакытында Казан халыкара аэропорты берьюлы 33 киң физюляжлы очкычка хезмәт күрсәтте”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада логистика комплекслары үсеш алуын да ассызыклады Татарстан Рәисе.

“Йөк ташу процессында бөтен транспортларның бергәләп эшләве Үзәк һәм Көнчыгыш Азиягә, Каспий һәм Кара диңгез бассейннарына, Фарсы култыгына чыгучы логистиканы җайга салу мөмкинлеген бирәчәк”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре