Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районы кырларын вертолеттан карап йөргән

Татарстан Рәисе язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән механизаторлар, җирлекләр башлыклары һәм төрле җитәкчеләр катнашындагы очрашуда хезмәт шартлары белән кызыксынган.

Район хакимияте башлыгы әйтүенчә, хәлләр тотрыклы. Бүген районда 65 фермер хуҗалыгы эшли. Чәчү эшләре асылда төгәлләнеп килә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, район нәтиҗәлелек рейтингы буенча республикада 11нче урында тора. Аның әйтүенчә, терлекләрнең баш саны буенча да бераз үсеш бар. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны арту күзәтелә.
Очрашуда сөт бәясе мәсьәләсе күтәрелгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хезмәтчәннәрен борчыган бу мәсьәләне ул яхшы белә Аны үз ягыннан федераль дәрәҗәдә карарга әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре