Бүген Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагы – «2нче студентлар йорты» ачылды. Ул 634 урынга исәпләнгән, дип яза «Татар-информ». Тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.
«Тулай торак ачылу – студентлар өчен әһәмиятле вакыйга. Алар өчен бу бик мөһим. Укыган вакытта мин дә биш ел тулай торакта яшәдем. Ул бүген дә яхшы хәлдә, ә хәзер монда яңа бина да калкып чыкты», – диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан дәүләт аграр университеты Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә эшли.
«Без чит ил студентларын укырга чакырачакбыз. Бирегә кем генә укырга килмәсен, алар өчен бик яхшы фәнни база булдырылган, квалификацияле укытучылар эшли. Яшәү урыны булу да бик мөһим. Без бергәләп агросәнәгать комплексы алдында торган бурычларны хәл итәчәкбез», – дип белдерде ул.
Тулай торак белем бирүнең теләсә кайсы юнәлеше өчен дә мөһим, әмма агросәнәгать комплексы өчен ул төп бурычларның берсенә әверелә, дип өстәде Оксана Лут. «Роботлаштыру, автоматлаштыру гасырына, ясалма фәһем куллануга да карамастан, безнең тармак кешеләрдән башка беркайчан да алга бармаячак. Безгә авыл хуҗалыгына ышанган яшь белгечләр кирәк», – диде ул.
«2нче студентлар йорты»ның символик ачкычын Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриевка тапшырдылар.
«Яңа уку елы алдыннан шундый матур бүләк өчен зур рәхмәт. Сез безнең алда куйган бурычларны үтәрбез дип ышандырам», - дип белдерде ул.
Тулай торак «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасы буенча төзелгән. Төзелеш федераль бюджеттан финансланган. Смета бәясе 1,9 миллиард сумнан артып китә. Тулай торакта яшәү урыны 634 кешегә исәпләнгән. Һәр яшәү блогында 2-3 бүлмә, санузел һәм аш бүлмәсе бар. Территориядә спорт мәйданчыгы һәм парковка да каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез