Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның М-14 микрорайонында урнашкан «Гаилә» 133 нче күппрофильле лицеен барып күрде. Биредә республикада төзелгән яңа мәктәп һәм бакчаларны файдалануга тапшыру тантанасы да узды.
«Гаилә» лицее 1224 укучыга исәпләнгән, биредә 44 укытучы белем бирәчәк. Гомуми мәйданы 20,7 мең кв.м булган өч катлы бинада 52 уку кабинеты (шуларның 20се - башлангыч сыйныфлар өчен), 300 кешелек актлар залы, кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен рекреация зоналары, зур һәм кече спорт заллары, зур ашханә урнашкан. Яңа лицейда заманча технологияләрне өйрәнүгә басым ясалачак. Биредә креатив индустрияләр мәктәбе, шулай ук дроннар белән идарә итү буенча балалар үзәге ачу планлаштырыла. Нәфис гимнастика, футбол, хореография, журналистика һәм робототехника секцияләре, керамикадан әйберләр ясау остаханәләре булачак.
Яңа уку йортының актлар залында видеоэлемтә буенча республикада төзелгән яңа белем бирү учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 10 мең укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп һәм 1 өстәмә корпус, шулай ук 500 сабый тәрбияләнәчәк 2 балалар бакчасы сафка басты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа уку елында барлыгы 21 яңа мәгариф объекты – 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы ачылачак. «Бу мәктәпләр һәм балалар бакчаларыныд барысы да халыкка кирәк, кешеләр бу объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт белдерәсем килә, бу бурычны үтәү җиңел эш түгел», – диде ул.
Республика башлыгы ассызыклаганча, мәгариф системасында иң мөһиме – педагоглар. «Безнең укытучылар өчен шартлар тудырырга кирәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика һәм ил файдасына хезмәт итәргә тиеш. Сезгә укыту һәм яшь буынны тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без үз Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә 500 меңнән артык укучы белем алачак. Аларның 53 меңе – беренче сыйныф укучысы.
Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез