Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Рәис кадрлар мәсьәләсен күтәрде.
«Без хәтта максатчан комплектны да тәэмин итә алмыйбыз. Бу, мәктәп директорлары, РОНО башлыкларына кагылмый, хөрмәтле башлыклар, бу – уртак эш. Белгечләр мәктәпкә килсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Башка төбәкләрдән җәлеп итәргә кирәк. Могҗизалар юк. Укытучылар булмаса, сыйфат та булмаячак. Сез үз территориягездә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итәргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул район башлыкларына ярдәм чараларын әзерләү өчен өч ай вакыт билгеләде. Шулай ук Рәис социаль ипотека программасы аша укытучылар өчен торак квоталарын карарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татмедиа» телеграм каналы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез