Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысасында төбәкнең приборлар төзү буенча конструкторлык бюросы эше белән танышты.
Әлеге оешма авиация тармагында самолетлар һәм вертолетларның борт эчендә кулланыла торган радиоэлектрон комплексларын, электрон индикация һәм сигнализация системаларын, һава параметрларын үлчәү системаларын уйлап табу һәм җитештерү буенча әйдәп баручычылардан булып тора.
Предприятие эшчәнлеге турында тулырак итеп аның генераль директоры Александр Войт сөйләде.
Очрашу җитештерү мәйданнарын караудан башланды. Татарстаннан килгән делегация бюрода җитештерелә торган эшләнмәләрне карады, локлар һәм системалар, электрон модульләр һәм навигация җиһазлары җитештерү цехларында булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Ульяновскидагы әлеге предприятие Казан авиация заводы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Шулай ук очрашуда кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Александр Войт Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ белән «Крылья Ростеха»белем бирү-һөнәри трегы кысаларында инженер белгечлекләре буенча студентларны максатчан әзерләү өлешендә актив хезмәттәшлек турында сөйләде. Шулай ук уртак фәнни-тикшеренү эше алып барылуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез