Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Ульяновскида автомобиль җитештерү предприятиеләрен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскига эш сәфәре кысасында шәһәрдәге автомобиль җитештерү предприятиеләрен карады.

Ульяновск автомобиль заводында Рөстәм Миңнехановны предприятиенең 80 еллык тарихы белән таныштырдылар, хәзерге вакытта чыгарыла торган модельләр турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук җитештерү цехлары белән танышып чыкты. Әлеге завод җиңел һәм йөк-пассажир транспортын чыгаруга махсуслашкан. Тулы цикллы предприятие булып тора.

Ульяновск автомобиль заводының сәнәгать мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов Sollers Argo йөк машиналары җитештерү эше белән дә танышты.

Татарстан Рәисе «Автодром» оешмасында да булды. Компания 2002 елдан бирле автомобиль базарында, 15 елдан артык махсус билгеләнештәге автомобильләр җитештерү белән шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре