Бүген Ульяновскида «Ләйли Җамал» мәчете ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм өлкәсе губернаторы Алексей Русских катнашты.
Өч катлы «Ләйли-Җамал» мәчете төзелеше 2018 елда башланган иде. 2023 елның 28 декабрендә Аллаһ йорты файдалануга тапшырылды. Мәчет шәһәрнең бик матур һәм халкы күп саналган микрорайонда урын алган. Бу микрорайонда 100дән артык торак йорт, өч балалар бакчасы, мәктәп бар.
«Ләйли-Җамал» – Ульяновскидагы иң зур мәчет санала. Ул 1 мең кешегә исәпләнгән. Моңа өстәп, киләчәктә никах үзәге, хәләл кафе, Коръән өйрәнү үзәге, мәдрәсәдән торган комплекс булдырырга телиләр.
Төзелеш хәйрияче инвестиция-төзелеш компаниясе генераль директоры Наил Алимов теләктәшлеге белән алып барылган. Мәчет төзелешендә шулай ук коммерция оешмалары, башка хәйриячеләр һәм Ульяновск өлкәсе халкы актив катнашкан.
– Бүген Ульяновсктагы мөселманнар өчен дә, гомумән, барлык мөселманнар өчен зур бәйрәм. Мөселманнар өчен генә түгел, монда безнең белән православие динен тотучы кардәшләребез дә бар, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәчет ачылышы тантанаында. – Бу безнең күпмилләтле илебез өчен бик мөһим. Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских шалтыратты да, сездә шундый вакыйга булачагын әйтте. Әлбәттә, бу көнне без бергә булырга тиеш идек! Төзелешне хуплаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Губернаторга һәм аның командасына аерым рәхмәт сүзләре. Мәчет өчен яхшы урын бүлеп бирелгән, ә бу бик мөһим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез