Рөстәм Миңнеханов: Урып-җыю эшләрен билгеләнгән срокларда башкару мөһим

Урып-җыю - игенчеләр тормышында иң мөһим чор, ул вакытта төп эш комбайнчыларга һәм механизаторларга төшә. Иминлек техникасын үтәүгә, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына, аларны сыйфатлы туклану белән тәэмин итүгә, шулай ук лаеклы хезмәт хакы алуга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Республикада урып-җыю кампаниясе башланды. 17 июльгә 16 районда көзге культуралар, язгы арпа, борчак һәм рапс җыю башланды. Бөртекле культуралар чәчүлекләренең гомуми мәйданы 1 млн 276 мең га тәшкил итә, шулардан көзге культуралар - 460 мең га, шулай ук майлы культуралар - 581 мең га.

"Барлык эшләрне тиешле технологияләрне үтәп, билгеләнгән срокларда башкару мөһим. Республикада моның өчен кирәкле комбайннар һәм киптерү комплекслары паркы бар. Моннан тыш, башка төбәкләрдән техника һәм мехотрядлар җәлеп итүне дә карарга кирәк", - диде республика Рәисе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров, бүгенгә 30 районда урып-җыю эшләре бара, 340 комбайн эшли, диде. Республикада барлыгы 3200 комбайн исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов августта бөртеклеләрне җыеп бетерергә кирәклегенә игътибар итте. "Шул ук вакытта киләчәк уңышны формалаштыру турында да онытырга ярамый. Без 500 мең га чәчергә планлаштырабыз, шул исәптән - 474 мең га бөртеклеләр», - диде республика Рәисе.

Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, районнар башлыклары белән бергәләп, хәлне контрольдә тотарга, урып-җыю кампаниясен вакытында тәмамлау өчен резервлар җәлеп итү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре