Рөстәм Миңнеханов: «Үз эшемне һәрвакыт яхшы башкарырга тырыштым»

Иң яхшысы булырга тырышыгыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СИБУР хезмәткәрләре белән очрашуда әнә шундый киңәш бирде. Ул оешманың бизнеска эксперт ярдәме үзәге ачылышында катнашты.

Билгеле булганча, «Казаноргсинтез» сәнәгать мәйданчыгы янәшәсендә СИБУРның эшлекле кварталын булдырырга җыеналар. Рәискә тәкъдим ителгән үзәк – шул кварталның беренче объекты.

СИБУР компаниясенең бизнеска эксперт ярдәме үзәге Татарстанда заманча эш мохите булдыру буенча зур программаның бер өлеше булып тора. Ул җитештерү, фән һәм административ бүлекчәләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.

Бер ел дигәндә, әлеге бина тулысынча реконструкцияләнгән. Уртак эш өчен күпфункцияле зоналар ачылган. Сүз уңаеннан, бу проектны тормышка ашыру хакы – 1,3 млрд сум.

Хезмәткәрләр белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов үзенең уй-кичерешләрен дә җиткерде.

– Монда берничә тапкыр булганым бар. Бүген бик күп яңалыклар күрдем. Компания тырышкан. Монда эш ничек көйләнгәнен тыңлау кызыклы булды. Искиткеч хезмәткәрләр эшләвен күрдем, – диде ул.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов үзенең һөнәри яктан ничек үсүе турында да сөйләде. Сүз уңаеннан, СИБУР ике ел дәвамында «Галстуксыз очрашулар» оештыра икән инде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СИБУР җитәкчелеге коллектив эшен оештыру, уңайлы хезмәт шартлары булдыру өчен шактый көч куйган.

– Үзгәрешләр гел ниндидер өметләр уята. СИБУРдагылар бик күп яңалыклар алып килде. Беренчедән, бу эшчеләргә мөнәсәбәт. Эшчеләрнең туклануын оештыру мәсьәләсе хәл ителде. Җитди максатлар бар, – диде Рәис. – Күрегез: Мәскәү, Түбән Новгородтан безгә – Казанга күченеп киләләр. Казанның шундый җәлеп итү үзәге булуы куандыра. Без бу юнәлештә гел эшлибез.

Кадрлар мәсьәләсенә дә игътибар итте Татарстан Рәисе.

– Яңа белгечләрне табып, аларга мөмкинлекләр бирергә кирәк. Барысы да үзебездән тора. Мәсәлән, мин әллә ни зур үрләргә омтылмадым, әмма эшемне гел әйбәт башкарырга тырыштым. Татарстан белән инде 14 ел идарә итәм. Әмма болай ук булыр дип һич уйламаган идем. Бигрәк тә инженер булып эшләгәндә. Райондагы башкарма комитет рәисенә кадәр үсәрмен дә шул булыр дип уйлый идем. Сезгә эшне ышанып тапшырсыннар өчен тырышырга һәм иң яхшысы булырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре