Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Үзәк банк вәкиле белән очрашып фикер алышты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин белән очрашу уздырды. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сөйләшүләр Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш бүлмәсендә узды. Анда банк өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре, макроикътисадның актуаль тенденцияләре турында фикер алыштылар.

Алексей Заботкин Казанга эш сәфәре белән килгән иде. Ул «Макромастерская Банка России» конференциясендә катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре