Республика Рәисе Шәүкәт Мирзиеёвка барлык проектларга даими рәвештә ярдәм иткәне һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 21%ка арткан һәм $376 млн.нан артып киткән.
Очрашуда шулай ук ике проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар: Бохара һәм Нәвои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыгы булдыру. «Бу әһәмиятле Татарстан-Үзбәкстан уртак проектлары-безнең илләр хезмәттәшлегенә яхшы өлеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе кичә ике мәйданчыкта да булуы һәм төзелеш барышын тикшерүе турында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез