Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәркандка (Үзбәкстан Республикасы) китте.

Сәфәрнең максаты – Россия-Үзбәкстан бизнес-форумында катнашу. Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов катнашында уза.

Иртәгә, 2 декабрьдә, пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов чыгышы планлаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Үзбәкстан Михаил Мишустин Рөстә Миңнеханов Татарстан Президенты

Көн хәбәре