«Үзмәшгульләр саны артты, ләкин алар арасында мошенниклык очраклары күп. Бу – тупикка илтә торган юл. Шундый яхшы мөмкинлек тудырылган, әмма әгәр бу мошенниклык икән – моңа чик куярга кирәк», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов (биредә хезмәткәрләрне үзмәшгуль итеп рәсмиләштерү турында сүз бара күрәсең – Т-и иск.).
Ул шулай ук республиканың кайбер муниципалитетларында агымдагы салым бурычлары арту сәбәпле физик затлар кеременә салым түләүдә сораулар бар, дип өстәде.
«Казан, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Югары Ослан, Әлмәт. Башлыклар һәм җитәкчеләргә бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк. Хезмәт хакы түләнә һәм барысы да түләнергә тиеш. Без физик затлар кеременә салым күчермичә генә хезмәт хакы түләгән чорга кире кайтабыз. Бу – тупикка илтә торган юл. Моңа юл куярга ярамый», - дип искәртте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада табышка салым белән бәйле катлаулы вазгыять барлыкка килүен билгеләп үтте. ТР Рәисе сүзләренчә, керемнәр кими, өстәвенә бу тискәре динамика дәвам итәчәк.
«Кайбер предприятиеләр ел ахырына кадәр түләүләрнең кимүен көтә. Вазгыять киеренке. Җитештерүчеләрнең агымдагы күрсәткечләренә даими мониторинг үткәрергә, алга таба үсеш юлларын һәм аларга ярдәм итү чараларын карарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез