“РОСТКИ” форумы кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Вайлдберриз” компаниясе генераль директоры Татьяна Ким белән очрашты.
Яклар хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште. Аерым алганда, сорау зур булган товарларны җитештерү җайга салынган промпарк төзү мәсьәләсен карадылар.
Билгеле булганча, 2019 елда “Вайлдберриз” Татарстанда бүлеп җибәрү үзәге ачты. Бүген биредә республикадан 2756 сатучы теркәлгән. Сату күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Гыйнвар-октябрь айлары нәтиҗәләренә караганда, әлеге күрсәткеч 71 миллиард сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез