Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә видеокотлау урнаштырды.
Роликта Татарстанда яшәгән Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм Хезмәт Геройлары фотолары рус һәм татар телләрендә язылган котлау плакатлары белән тезелеп бара.
«Ватан Геройларына - дан! Хәтерлибез. Горурланабыз. Аларга тигезләшәбез. Ватан Геройлары көне белән!» - дип язган Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез