Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Россия көнен билгеләп үтүе турында сөйләде һәм бүген Казан Кремлендә узган Халыклар дуслыгы парады фотолары белән уртаклашты.
«Татарстанның тату күпмилләтле гаиләсе Россия көнен билгеләп үтә», - дигән Миңнеханов.
Бүген 50дән артык милләт вәкиле Спас манарасыннан Кол Шәрифкә кадәр барды һәм йөрешне «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узган ишегалдында төгәлләде. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров сүзләренчә, быел парад беренче тапкыр республика районнарында да узган. Йөрештә Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан яшьләр, студентлар һәм төрле диаспоралар вәкилләре катнашты.
Россия көне белән котлавында Рөстәм Миңнеханов халыклар күп төрле булуга карамастан, Россияне Ватанга мәхәббәт һәм уртак үткәннәр берләштерә, ә Татарстан аның үсешенә саллы өлеш кертә, дигән фикер уздырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез