Рөстәм Миңнеханов Хучжоу шәһәрендә югары технологияле индустриаль паркта булды

Бүген Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хучжоу шәһәрендә югары технологияле индустриаль паркта булды.

Рөстәм Миңнехановка eHang компаниясенең вертикаль очып китү һәм төшеп утырту электр аппаратын (eVTOL) тәкъдир иттеләр. Машина ике пассажирга исәпләнгән, урта һәм зур ераклык маршрутлары өчен билгеләнгән һәм йөкне 950 килограммга кадәр күтәрергә сәләтле. Бу дөньяда «өч тулы сертификат» алган беренче автоном пассажир eVTOL. Аппаратның озынлыгы - 6,05 метр, киңлеге – 5,73 метр, биеклеге 1,93 метр тәшкил итә. Очуның максималь тизлеге - сәгатенә 130 километр. 2025 елга аппарат 60 000нән артык имин очыш башкарган.

Моннан тыш, Кытай җитештерүчеләре - база командаларын үтәүдән тыш - өскә күтәрелергә һәм баскычтан аска төшәргә сәләтле роботны тәкъдим иттеләр, бу, мисал өчен, нәрсә булса да китереп торучы эшендә кулланырлык.

Аз хәрәкәтләнүче төркемнәрне йөртү проектларына аерым игътибар бирелә. Электр коляскалары кулланучының көче хисабына түгел, ә электр приводы ярдәмендә хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Шунда ук мәйданчыкта Chery гаиләсе автомобильләренең яңа модель рәте тәкъдим ителде, алар әле сатуга кермәгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре