Рөстәм Миңнеханов Баулы шәһәрендә яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучының 7 яшьлек улы Әмир һәм 3 яшьлек кызы Азалиянең теләкләрен үтәячәк. Әмир – робототехника комплекты, ә Азалия курчак өе алачак.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе Россиядә ел саен 2017 елдан бирле уза. Анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, аз керемле гаиләләрдән булган балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы яки катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең һәм (яки) мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән булган балалар, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә яшәүче һәм теркәлгән балалар, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә даими яшәүче һәм мәҗбүри рәвештә яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган гаиләләрдән булган балалар катнаша.
Быел акция 2025 елның 15 ноябрендә башланып, 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан ЕЛКАЖЕЛАНИЙ.РФ проекты сайтына 3 меңнән артык кеше үзенең иң кадерле хыялларын җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез