Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Зилә Вәлиевага мактаулы бүләк тапшырды

Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составының беренче утырышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов палатаның элеккеге рәисе Зилә Вәлиевага Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырды.

«Зилә Вәлиева – һәрнәрсәдә үрнәк. Без аның белән күптән хакимият органнарында эшлибез һәм бу вакыт эчендә мин аны бер тапкыр да ачуланмадым», - дип шаяртты Миңнеханов.

Төрле елларда Зилә Вәлиева Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР мәдәният министры вазифаларын башкарды. 2020 елдан республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе булды. Бүген әлеге вазыйфага Александр Терентьев сайланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре