Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде, дип яза Татар-информ.
«Югары осталыкка ия командаларның булуы бик мөһим – без яшьләрне нәкъ менә шундый үрнәкләрдә тәрбиялибез. Барысы да профессиональ спортчы булырга тиеш түгел, әмма спорт белән шөгыльләнү һәркем өчен зарур», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырыла – соңгы биш ел эчендә генә дә Татарстанда 220 спорт объекты төзелгән.
«Безнең спорт өлкәсендә мөмкинлекләребез бик зур. Хәзер һәр районда бассейннар бар, бик тиздән һәр районда боз сарайлары да булачак. Алдагы биш ел эчендә бөтен районнарда да футбол манежлары төзеп бетерергә ниятлибез», – дип планнары белән уртаклашты Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез