Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 250 ел элек кулдан язылган догалык бүләк иткәннәр. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
Рөстәм Миңнехановка Гарәп дәүләтләре лигасы илчесе Вәлид Хәмид Шилтагның бүләге бу. Казанга ул кичә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum — 2025” Халыкара форумында катнашу өчен килгән.
 Китап мондый басмалар кадерләп сакланыла торган киштәдә урын алган.
 – Безне сакласыннар, – дип басым ясап әйткән Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез