Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Роман Тереховны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.
Юстиция киңәшчесе Роман Терехов әлеге вазыйфага Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы нигезендә билгеләнде.
Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин тәкъдим итте.
Очрашу барышында экология өлкәсендә алга таба багланышлар, республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез