Газетага язылу

Рөстәм Миңнехановка Паркинсон авыруына каршы инновацион препаратлар тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТАЙМ форумында күргәзмә экспозициясе кысаларында югары уку йорты галимнәре тарафыннан эшләнгән инновацион медицина препаратлары тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Зур коммерция потенциалына ия һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән перспектив проектларны Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов һәм Фармация институты директоры Руслан Мостафин тәкъдим итте.

Республика башлыгына илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсендә ыргылыш ясарга сәләтле ике төп продуктны күрсәттеләр. Аларның беренчесе - леводопа нигезендә ясалган уникаль борын спрее. Препарат Паркинсон авыруы терапиясе өчен билгеләнгән. Икенчесе – пропранолол нигезендәге педиатрик мини-таблеткалар. Эшләнмә төбәкнең әйдәп баручы фармацевтика товарлары җитештерүчесе - «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ белән тыгыз партнерлыкта алып барыла. Продуктның Россиядә турыдан-туры тиңдәшләре юк һәм ул клиникага кадәрге тикшеренүләрнең йомгаклау стадиясендә.

«Индустриаль партнерларга Россия фармацевтика тармагы өчен яңа перспективалар ача торган проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре һәм нәтиҗәле үстергәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре