Рөстәм Миңнехановны КФУның Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайладылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабат Казан (Идел буе) федераль университетының Күзәтчеләр советы рәисе итеп сайладылар. Югары уку йортының төп бинасында узган утырышта видеоэлемтә ашаРоссия Президенты киңәшчесе, университетның мактаулы докторы Игорь Левитин катнашты.

Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов Казан федераль университетының Күзәтъчеләр советының яңа составын атады. «Без бергәләп югары уку йортының фән һәм мәгариф өлкәләрендә югары нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итәрбез дип ышанам», – диде ул.
Республика Рәисе Күзәтчеләр советы әгъзаларына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген КФУ республиканың гына түгел, тулаем илнең дә фәнни-мәгариф комплексының һичшиксез флагманы булып тора. Югары уку йорты студентлар саны һәм профессор-мөгаллинәр составы буенча Россиядә бишенче урында тора, ә яше буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетларыннан гына калыша. Университет үзенең 220 еллыгын лаеклы билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Күзәтчеләр советының алдагы составы вәкаләтләре чорында университетның төп казанышларын билгеләп үтте. «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында КФУда дөньякүләм дәрәҗәдәге ун фәнни үзәкнең берсе булдырылды. Моннан тыш, университет - Татарстаннан югары уку йортлары арасында бердәнбер - «Приоритет-2030» программасы буенча федераль грантлар алучыларның беренче, иң абруйлы төркеменә керә. Ә КФУ каршында университет технологик эшкуарлыгы платформасы кысаларында төзелгән инновацион үсеш институтлары укучыларның һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең инновацион проектларына нәтиҗәле ярдәм күрсәтә.
Ул билгеләп үткәнчә, алда әле Россиянең фән һәм техниканың мөһим өлкәләрендә технологик лидерлыкка ирешүгә юнәлдерелгән уртак эшләр күп – Дәүләт Башлыгы Владимир Путин куйган төп илкүләм максат, шулай ук югары мәктәпнең белем бирүнең яңа моделенә күчүен тәэмин итү.
«Көчләрне берләштереп һәм булган нәтиҗәләргә таянып, без иң катлаулы һәм колачлы бурычларны хәл итә алачакбыз. Хәзерге Россия тарихында университетларга мондый игътибар беркайчан да булмады. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре