• Фото: t.me/galimovatatarstan

Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе белән котлаулар кабул иткәндә төшерелгән фотосы дөнья күрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчесен сайлауда җиңүе белән котлаулар кабул иткән мәлдә төшерелгән фотосурәте пәйда булды.

Фотоны Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграмда урнаштырган. “Шалтыратып котларга мөмкин”, – дип язган ул.

Рөстәм Миңнеханов, төбәк җитәкчесе вазыйфасына сайлауда 88,09 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.
Хафиз Миргалимов (сайлаучыларның 4,97 проценты аны хуплаган) икенче урынга чыкты. Руслан Йосыпов (4,20%) өченче урынны алды, Виталий Смирнов (1,90%) – дүртенче.
Муниципаль сайлауда 11,4 меңнән күбрәк кандидат катнашкан. 2,6 меңнән артыграгы үз-үзен тәкъдим иткән. Калганнары – төп партияләр вәкилләре.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре