Татарстанның беренче вице-премьеры, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
ТР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне 1987 елдан бирле БМО Генераль Ассамблеясы карары белән билгеләп үтелүен искәртте.
«Безнең ил бу проблеманы хәл итү өчен халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив куллана, наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү, әлеге өлкәдә норматив хокукый базаны үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар кабул итә», – дип белдерде Нигъмәтуллин.
Ул Татарстанда наркоманияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, дип өстәде. Үткәрелә торган максатчан чаралар наркомания таралышына каршы тору системасын булдырырга мөмкинлек бирде. Соңгысы наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтүгә, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала.
«Наркотикларны явыз ният белән куллануга каршы көрәштә җитди нәтиҗәләргә ирешү өчен компромисссыз алым, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый институтларның һәм аерым затларның уртак һәм килешенгән гамәлләре кирәк», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Нигъмәтуллин һәм әлеге афәткә каршы көрәш өчен көчләрне берләштерергә тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез