Рөстәм Нуриев: «Алабуга районы өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде, зыян күрүчеләр юк»

Алабуга мэры Рөстәм Нуриев Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүменнән зыян күрүчеләр һәм корбаннарның булмавын белдергән. Ашыгыч хезмәтләр урында эшли. “Бүген Алабуга районы территориясе өстендә һава һөҗүменнән саклану көчләре пилотсыз очкычны бәреп төшерде. Ашыгыч хезмәтләр белгечләре урында кирәкле барлык эшләрне башкара. Зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк”, – дип хәбәр иткән ул үзенең телеграм-каналында. Бу хакта “Татар-информ” яза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре