"РОСТКИ" форумының тәүге нәтиҗәләре билгеле

Казанда узган "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" II Халыкара форумында 10 меңнән артык кеше катнашкан. Җыен барышында 31 килешү имзаланган. Чараның тәүге нәтиҗәләре турында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

"Катнашучылар саны буенча форум ишәйгәннән-ишәя: быел анда илнең 71 төбәгеннән һәм Кытайның 27 провинциясеннән 10 меңнән артык кеше катнашты", - диде ул.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, форум кысасында төрле темаларга багышланган 77 конференция узган. Мәдәни программа 30дан артык чараны колачлаган. "Моннан тыш, форумда катнашучылар агачлар да утыртты, чөнки җыен "РОСТКИ" дип атала һәм бүген яшел тематикага зур әһәмият бирелә", - диде ул.

Талия Миңнуллина киләсе елга форумны август аенда үткәрү нияте турында да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре