Кытайда Россиядә җитештерелгән азык-төлек продукциясенә ихтыяҗ зур, әмма аны ил күләмендә тарату өчен көч һәм тырышлык кирәк. Бу хакта «РОСТКИ» форумында Россия-Кытай цифрлы сәүдә платформасына нигез салучы Кифа Сунь Тяньшу әйтте.
"Россия азык-төлек продуктларына ихтыяҗ зур. Ләкин алар бөтен Кытай буйлап таралуга кадәр ерак әле. Теләсә кайсы Россия эшкуары Кытай белән актив сәүдә алып бара алсын өчен яңа алымнар кирәк. Бу безнең бурыч", - диде КХР эксперты.
Ул хәбәр иткәнчә, 2024 елда Россиядән Кытайга 30 миллирад долларлык азык-төлек продукциясе экспортланган.
Кичә Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез