Руслан Кираметдинов белән күңелсез хәл килеп чыккан: "Әллә сихерләделәр..."

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов тагын бер концертын күчерүе турында хәбәр итте дип яза Шәһри Чаллы.

–    Мари Эльда, Бәрәңгедә концерт куйдык. Белмим, бу тавышка нәрсә булгандыр…Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр… Шуңа күрә Балтачта булачак концертыбызны 6 гыйнварга күчерәбез. Үпкәләмәгез. Миңа туган көн концертына кадәр аз гына ял кирәк. Сезнең белән, Аллаһ боерса, Яңа елдан соң күрешербез, – ди ул.

Руслан үзенең туган көнендә Чаллыда популяр җырчылар катнашында зур концерт куярга җыена. Терелеп, тамашачысы белән очрашырга насыйп булсын аңа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре