Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург Халыкара икътисадый форум кысаларында «Роквул Россия» компаниясе генераль директоры Марина Потокер белән очрашты.
Очрашуда компаниянең Татарстандагы эшчәнлеге, сәламәтлек саклау һәм мәгариф биналарында кайбер проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр.
 Әлеге проектларның берсе укучы балалар өчен тавышны йота торган технологияләрне кулланып “тынычлык бүлмәсе” ясауны күздә тота. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез