Кемгә һәм нәрсәгә кирәк?
Шәҗәрәне төзү яңалык түгел үзе. Хәтерлисездер: мәктәптә укыганда, тарих дәресендә мондый нәсел агачын төзүне өй эше итеп бирәләр иде. Әби-бабалары исән-имин булганнарның агачлары юан, тармакланган булыр иде. Тарихка күз салсак та, татарларда шәҗәрә төзү традициясе бик борынгы чордан ук килә. Һәр кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш, ди безнең халык. Тик без, ике-өч буын вәкилен теркәп куйганнан соң, уйга калабыз.
Шәҗәрәләр ни өчен кирәк соң? Ханнар чорында морзалар үзләренең туганлык бәйләнешләрен, җир биләмәләре белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны шәҗәрәләргә таянып хәл иткән. Һәм ул рәсми документ булып саналган. Бүген ул юридик көчкә ия булмаса да, халык арасында үзенең килеп чыгышын һәм нинди нәселдән булуын белергә теләүчеләр күп. «Минем нәселемдә әнә нинди укымышлы кешеләр булган, ник әле мин дә булдырмаска тиеш?» дигән уй керә нәсел тарихын өйрәнгән кешегә. «Нәсел – зур корал ул», – ди генеалогик үзәк җитәкчесе Рамил Гаптрәхимов.
– Кемдер үзенең байлар нәселеннән чыкканлыгын расларга тели. Ә кем өчендер әби-бабалары турында мәгълүмат алга таба эшләргә стимул бирә. Әйтик, фәлән әби белән бабайның 12 баласы булган. Аның шуның кадәре үлгән, исәннәре менә шундый эшләргә кереп, фәлән урыннарны биләгәннәр. Бу, үз чиратында, кем өчендер үрнәк булып тора, – ди ул.
Бүген нәсел тарихы белән өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә кызыксына. Генеалогик үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе дә – нәкъ менә алар. Өстәвенә, алар ата-бабалары турында беренчел мәгълүматны үзләре таба. «Төртелгәч» кенә, белгечләргә мөрәҗәгать итә.
– Эшне иң элек үзебездән башларга кирәк. Әби-бабайлардан, туган-тумачалардан сорашып, алар белгән иң ерак бабайны табу кыен түгел. Аның исемен һәм туган елын белгән очракта, эшне үз районыгызның ЗАГС идарәсе ярдәмендә дәвам иттерергә була. 1922 елдан башлап хәзерге көнгә кадәрге документлар анда саклана, – дип аңлата генеалог. – Тагын да тирәнрәк «казынасыгыз» килсә, 1922 елга кадәр туган бабаларыгыз турындагы мәгълүматны Татарстанның Дәүләт архивыннан эзләргә мөмкин. Нәсел тарихына караган материаллар метрика кенәгәләрендә бар. Һәр мәхәлләдә туган, никахлашкан, аерылышкан, вафат булган кешеләрне мулла теркәп барган. Аннан борынгырак мәгълүматларны «ревизия язмалары» бирә. Россиядә барлыгы ун ревизия, ягъни халык санын алу булган. Метрика кенәгәсендә табылган иң борынгы мәгълүмат белән иң соңгы ревизия документыннан үз нәселегезгә караган «җеп»не тоташтырасыз, аннан шул ревизия документлары белән мөмкин кадәр борынгылыкка таба барасыз.
Ә сугышта катнашкан гаилә әгъзалары турындагы мәгълүматны махсус форум, сайтлар аша да эзләргә мөмкин. Андый базалар елдан-ел тулылана. Мәсәлән, «Память народа», «Мемориал», «Дорога памяти» сайтлары ярдәмгә киләчәк.
«Йөздән артык шәҗәрә төзедем»
Архивка бардың да бетте түгел. Анда булган документлардагы мәгълүмат элеккеге язуда сакланган. Ә аларны һәркем укый белми. Укыттыру – түләүле хезмәт. Үзе укый һәм аңлый белгән кеше бәхетле. Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, төбәкче Айдар Хәмзин әнә шундыйлардан. Ул үзенең нәсел агачын 14 яшендә үк ясаган. 7 нче сыйныфта белем алганда, 90 яшьлек әбисеннән нәселе турында сораган ул. Әбисе эһ тә итми, әтисе ягыннан 7 буынны сөйләп биргән.
– Әбидән сорашып, нәселебез агачын төзедем. Әле шуны матурлап, шакмакларга язып ятканда, укытучылар безнең өйгә килеп керде. Каникулда укучыларның ни белән шөгыльләнгәнен тикшереп йөриләр икән. Мансур, Илсурлар клубта тотылганнар, ә Айдар шәҗәрә төзеп ята бит! – дип елмая Айдар әфәнде. – И мактадылар! Линейка саен мактыйлар иде үземне.
Каманың аръягы турында беренчел мәгълүматлар 1678 нче елларга карый. Аннан да төпкәрәк төшеп булмый, документлар юк. Шулай да Мәскәү архивларыннан соратып, нәселенең 13 буын вәкилен табу бәхетенә ирешкән тарихчы.
– Башта үземнекен төзесәм, аннары Ташлык авылында яшәүчеләргә, Түбән Каманың дәрәҗәле кешеләренә төзеп бирдем. Авыл тарихлары аерым исемнәргә барып тоташа, шуңа күрә шәҗәрә төзү җиңелрәк. Йөздән артык шәҗәрә төзергә насыйп булды, – дип уртаклашты төбәкче.
Гомумән, нәсел-нәсәпне барлау туганнар арасындагы җепне ныгыта, суынган мөнәсәбәтләрне җылыта, ерагайган араларны якынайта, диләр. Айдар әфәнде исә, киресенчә, күп кенә туганнарның аралары бозылуы хакында әйтә. «Тарих тимәгән бер генә гаилә дә юк. Шуңа күрә үз ата-бабаңны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм дөреслекне белергә хаклысың», – ди ул.
Кыйммәт...ме?
Россиядә генеалогия белән шөгыльләнә торган 20 гә якын үзәк эшли. Татарстанда рәсми эшли торган ике генеалогик үзәк бар. Анда шәҗәрә генә төзеп калмыйлар, һәр буын вәкиленең кем һәм нинди шөгыльләре булганлыгын да ачыклап бирәләр. Түләсәң, билгеле.
Гомумән алганда, Татарстанда бер фамилия тармагын өйрәнү бәясе 100 мең сумнан башлана. Төпкәрәк төшү мөмкинлеге булганда, күбрәк түләргә туры киләчәк. Ә Россия буенча караганда, генеалогик тикшеренү бәясе 200 мең сумнан башлана. Ашыгыч рәвештә кирәк булса, тикшеренүнең башлангыч бәясе бер миллион сумга җитә.
Моннан тыш, үзәкләр нәселеңне тулысынча тикшерүне дә тәкъдим итә. Монда шәҗәрә дә, буын вәкилләре турында тарих та, «Нәсел китабы» да керә. Китапка бүгенге буыннан иң борынгы бабаңа кадәрге мәгълүмат, алар турында кызыклы фактлар һәм фотолар урнаштырыла. Китап, гадәттә, буынның исән булган вәкилләре сөйләгән хатирәләр, истәлекләр белән тулыландырыла. Россия буенча караганда, әлеге тикшеренү бәясе 7 млн сумга җитә. Шунысы кызык: бәяләр чикләнмәгән. Бүгенгә Россиядәге иң кыйммәтле генеалогик тикшеренү 500 мең еврога төшкән.
Ә инде үз вакытын чит гаиләнең шәҗәрәсен бушлай төзүгә сарыф итүчене табып булмый. Мисалга, игъланнар сайтларының берсендә мондый белдерүләрнең бәясе 5 мең сумнан башлана. Эзләнүләр алып барган, архивта утырган кешеләр дә нәселнең 100 елына, ким дигәндә, 100 мең сум ала. Бу – бер нәсел ботагы өчен. Архивта да бер документны фотога төшерү яки копиясен ясату өчен дә кесәңне бушатырга туры киләчәк.
– Шунысын белергә кирәк: заказга шәҗәрә ясаучылар хаталана да ала. Бу – табигый. Андый хаталы шәҗәрәләрне төзәттерү өчен, дөресме-юкмы икәнен раслау өчен, дәүләт архивына да киләләр. Аларга экспертиза ясала. Бу – түләүле хезмәт. Акчагыз бушка китмәсен дисәгез, нәсел агачын ясаучыдан һәр исемне, һәр датаны документлар белән раславын сорагыз, – дип киңәш итә тарихчы Илдар Шәфыйков.
Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы:
– Үз тамырыңа мөрәҗәгать итү, халкыңның, бабаларыңның мәдәни һәм тарихи традицияләрен өйрәнү нәсел шәҗәрәсеннән башлана. Ата-ана туганнарның бала тормышында иң кирәкле кешеләр булуын күрсәтергә тиеш. Алар белән аралашуның нәтиҗәсен дә. Туганың күп булса, авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер булучылар да күбрәк булачак. Гади генә мисал: авылда бәрәңге утыртканда, үзең генә эшләү җиңелме, әллә туганнарың беләнме? Әлбәттә, дус-туганнарың белән җиңелрәк тә, күңеллерәк тә. Бала кечкенәдән үк туганнары белән аралашып яшәүне күреп үссә, үз нәселе белән кызыксыныр. «Туганнар белән элемтә, күркәм холык һәм яхшы күршеләр илне яшәтә һәм гомерне озайта», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Нәселенең җиде буынын да белүчеләр сирәк, әмма нәсел шәҗәрәләрен төзүчеләр шактый. Кайберәүләрнең йортында фотосурәтләр урынына нәсел агачы эленеп тору сөендерә. Димәк, үткәне белән кызыксынучылар бар.
Бу кызык!
Яшьләр гаилә һәм нәсел тарихы белән күбрәк кызыксына. Билгеле бер мобиль оператор аналитиклары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хәзер туганнарын эзләү һәм шәҗәрә агачын төзү буенча интернет-сервислардан файдаланучылар арасында 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге яшьләр күбрәк. Тагын бер мөһим факт: ир-егетләр бу өлкә белән күбрәк кызыксына. Аларның өлеше 52 процентны тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез