Саба районы урта мәктәбендә, “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты кысасында, эшмәкәрләргә ИТ-чишелешләр эшләү буенча хакатон узган. Бу хакта республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Чара ИТ-паркның филиалы мәйданчыгында ИТ-белгечлекләр программасы йомгаклары буенча үткәрелгән. Әлеге программа районнарда ИТ-эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыру кысасында ИТ-паркның ун филиалында 195 бала мобиль кушымталар эшләргә өйрәнгән.
Саба районында хакатонда катнашучылар ике көн дәвамында мобиль кушымталар эшләп, соңыннан аларны район эшмәкәрләренә тәкъдим иткән.
“ИТ-парк – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үсеш өчен мөмкинлекләр тудыручы төп компания. Аның филиалларын районнарда ачу урыннарда цифрлы икътисадны үстерү өчен кадрлар булдыруга ярдәм итә”, – ди “ИТ-парк” технопаркы директорының югары технологияләр өлкәсендәге урынбасары Ләлә Бикчәнтәева.
“Цифрлы икътисад” илкүләм проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүне тизләтүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар тудыру, дөнья базарында илнең көндәшлеккә сәләтен арттыру, ил иминлеген ныгыту һәм халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез