Зур Кукмара авылында яшәүче әниле-кызлы Мифтаховалар ясаган сабыннар башкаларныкыннан аерылып тора. Алар үзгә бер төрле матур, купшы. Сабыннан ясалган букетлар матурлыклары белән күз явын алса, табигый (натураль) компонентлар кушып әзерләнгәннәренең халык файдасын бик күрә икән.
Апалы-сеңелле Йолдыз белән Илүзәнең кулыннан килмәгән эш юк.
– Без тик торырга яратмыйбыз. Бисердан төрле эшләнмәләр ясау, бәйләү, алмаз белән чигү, пазллар җыю – яратып башкара торган эшләребез. Күпмедер вакыт бер эш белән шөгыльләнәбез дә, аннан туеп, икенчесе белән кызыксына башлыйбыз, – дип елмая Йолдыз.
Ул мәктәпне тәмамлап, медицина көллиятендә укый. Илүзә 8 нче класста белем ала. Сабын ясау – гаиләнең хоббие. Кызларның төп ярдәмчеләре – әниләре Рузалия ханым. Аның әйтүенчә, алмаз белән чигүне дә кызларга бер шөгыль булсын әле дип башлаган булганнар.
– Бармак белән эшләү хәтердә кала, баш миенә уңай йогынты ясый. Киләчәктә үзләренә дә белеп торулары яхшы булыр, дидем. Мин кирәк-яракларны алып кайтам да, барыбыз бергә җыелып эшлибез, – дип сүзгә кушыла ул. – Зур-зур пазлларны да бик күп җыйдык. Аларын да өләшеп бетердек.
Сабын, каты хушбуй, тәнгә сөртә торган скраб, кремнар ясый торган кирәк-яракларны Казан кибетләреннән сатып алалар. Матур, купшы булсын өчен, махсус формаларның кыйммәтлесен сатып алырга тырышалар. Дөрес, Йолдыз белән Илүзә әлеге шөгыльләренә бары тик хобби буларак кына карый. Шуңа күрә көннәр буе сабын гына ясап утырмыйлар. Заказлар булганда гына эшләп бирәләр. Гадәттә, алары бәйрәмнәр алдыннан күп була. Шушы ике ел эчендә даими клиентлары да барлыкка килгән.
– Бу һич уйламаган җирдән башланган эш булды. 2019 елда Яңа ел алдыннан, бүләккә бирер өчен ясый башлаган идек. Башта ясаганнары шулай таныш-белешләргә, туганнарга таратылды. Аннан соң кызыксынып, нигезен махсус кибетләрдән ала башладык, – ди Илүзә.
Бәяләренә килгәндә, кызлар үзләре эшләгән сабыннарны 400 сумнан алып 700–800 сумга кадәр саталар. Букетларны кыйммәтрәк бәядән алучылар да бар.
Соңгы вакытта ныклап торып табигый сабын белән кызыксына башлаганнар. Анысын төрле майлар кушып ясыйлар. Технологиясе дә катлаулырак икән.
– Табигый сабыннар безгә күбрәк ошый, чөнки ул файдалырак. Сувенир сабыннар әзер нигездән (основа) ясалса, табигый төрдәгесе берничә төрле майларга (кокос, миндаль, зәйтүн) селте кушып ясала. Ягъни чын сабын килеп чыга. Соңгы елларда үзебезнең дә сабын сатып алганыбыз юк. Гел табигый сабын гына кулланабыз. Бүләккә бирергә дә матур һәм файдалы. Үзебезгә дә ясау кызык. Бер сабын икенчесенә охшамаган һәм аны берничек тә кабатлап булмый. Бер төрле рецепт белән ясаган очракта да төрле сабыннар килеп чыга. Безгә менә шунысы кызык, – ди Йолдыз.
Табигый сабынның өлгерү вакыты да озаграк. Якынча 3–4 атна вакыт кирәк. Анысының бәясе дә кыйммәтрәк. Халык шунгит, спирулина, кызыл балчык кушып ясалганын яратып ала, диләр. Бары тик кәҗә сөтеннән генә ясалганнарының да файдасын күрәләр. Аны аллергиягә каршы файдаланалар.
– Сабын сатып, акча эшлибез, дип әйтеп булмый. Үз бәясенә юл чыгымнарын гына өстибез. Күбрәк күңел өчен башкара торган шөгылебез бу. Бу юлы ничек килеп чыгар икән, дип кызыксынып көтеп торабыз. Бүләккә бирергә дә рәхәт, – ди кызлар.
Авырлыкларга килгәндә, Йолдыз белән Илүзә әйтүенчә, бу – бик вак һәм сабырлык сорый торган эш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк. Селте белән эшләгәндә аеруча сак булырга туры килә, ди алар. Аны кулланыр алдыннан якын-тирәдәге бөтен әйберне алып, эш урынына кеше кертмичә эшлиләр икән. Килеп чыкмаган чаклар да була. Уңышлы чыгуы кулланыла торган әйберләрнең сыйфатына да бәйле.
– Сабынны төрле рецептлар буенча ясарга була. Составына кычыткан, ромашка суы, бал, кәҗә сөте, күмер, балавыз салып ясаганыбыз бар. Моның өчен якынча ике сәгать вакыт кирәк. Бер тәүлектән соң кисеп, бер айга өлгерергә алып куялар. Кулланыр өчен дымы бетү кирәк, – дип эш тәртибе белән уртаклашты алар.
Соңгы вакытта таныш-белешләренең балаларына сабын ясау буенча мастер-класслар да уздыра башлаганнар. Каникул, туган көннәр вакытында килеп, кызларның күңелләрен күрәләр икән. Илүзә киләчәктә косметолог булырга хыяллана. Инде хәзердән үк максатына таба атлый. Аякка сөртә торган бальзам, тән өчен скраб, каты хушбуйлар ясый башлаган.
– Һәр эшне яратып башкарырга кирәк. Күңел биреп эшләгән сабыннарны халык та яратып ала, – ди әниле-кызлы Мифтаховалар.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез