Садыйк Сафаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан парламент делегациясе Казанга килде

Казанга югары Мәҗлес Сенаты рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасы парламент делегациясе килде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан аэропортында кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, шулай ук Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймов каршы алды.

Делегация Россия Федераль Җыены Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы утырышында катнашу өчен килде. Утырыш 15 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узачак.

Үзбәкстан делегациясе составына бюджет һәм икътисади мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Кобул Турсунов, , хатын-кызлар, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре комитеты әгъзасы Мәликә Кадирханова, шулай ук Сенатның башка вәкилләре керде.
Визит барышында ике ил парламентарийлары шулай ук Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, «Химград» технополисында, Иннополиста, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында, туризм буенча республика Дәүләт комитетында, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында һәм Казан Кремлендә булачак.
Сәфәр программасы Үзбәкстан делегациясен Татарстанның икътисадый, инвестицион, мәдәни һәм туристик потенциалы белән таныштыруны күздә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре