«Наз» социаль тернәкләндерү бүлеге шәфкать туташы Чулпан Әхсәнетдинова «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде, дип яза «Хезмәт» сайты. Шәфкать туташына медальне Россия офицеры көне уңаеннан тапшырганнар.
Чулпан ханым үзенең хезмәте белән Россиянең мактаулы хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә кайгырту һәм ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертә. Аның эшчәнлеге хәрби хезмәткәрләрнең социаль яклау һәм мәдәни-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.
«Без Чулпанга чын күңелдән сәламәтлек, профессиональ казанышлар, шәхси бәхет, гаиләсендә тынычлык телибез! Аның фидакарь хезмәте һәм ватанпәрвәрлеге безнең бөтен җәмгыять өчен үрнәк булып тора», – диелгән райондашлары хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез