Шагыйрь, алып баручы, татар эстрадасынынң күп кенә җырлары авторы Ренат Галиәскәрнең әбисе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрендә хәбәр итә. Шигырь дә иҗат иткән:
 
«Озатканда күз яшьләрең яшереп,
Яулык очларыңда эреттең.
Түгелергә торган бала күңелен
Янә бер кат моңлырак иттең.
Балачакларымны иярттең дә
Кайтмаска дип мәңгегә киттең.
Әби китте...», – дип язган ул.
Ренатның кайгысын иҗатташ һәм виртуаль дуслары уртаклашкан.
https://vatantat.ru/2021/04/51436/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез