Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева вафат. Мәрхүмә гомеренең соңгы елларын Минзәлә картлар йортында үткәрде.
Мәрхүмәнең якташы, үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Инзилә Әхмәтгәрәева менә ниләр яза:
-Минзәлә картлар йортында аны бик әйбәт карадылар. Дөресен әйтәм, милләтнең асыл кешесенең картлар йортында булуы бер дә дөрес хәл түгел, минемчә. Нишлисең, авырганда, җаның чыкканда яныңда якыннарың, балаларың булу зур бәхет! Барыбызга да соңгы көнгәчә кирәкле, кадерле булып яшәргә язсын! Гыйбрәт алырдай хәлләр адым саен. Шулай да быел җәй Салисә апаның кызы кайтып, әнисенең хәлен белеп китте. Рәхмәт анысы өчен! Салисә апа нинди хәлдә дә (соңгы елларда деменция иде , андый чир булганда олы кешеләр якыннарына булмаган гаепләр тага, агрессия көчле була) кызына авыр сүз әйттермәде. Кыз белән ана 10 ел күрешмәгән булган.
Салисә апабыз китеп барды. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын! Аның белән бергә бер чор китә. Сукмаклар чуалган, адреслар югалган!... Салисә Гәрәева аның иҗатын яратучылар күңелендә мәңге яшәр!
Шагыйрәне үзенең үтенече буенча Минзәләдә җирләячәкләр. Авылдашлары озату җеназасын оештыру буенча Минзәлә хакимиятенә китте. Салисә апаны ирәгә Минзәлә картлар йортыннан озатырлар дип ниятләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез