Газетага язылу

Шәһәр эте Бикбай: кала кешесе дүрт аяклы дусларына күпме акча кызганмый?

Ашаталар, эчертәләр, табибларга, салоннарга йөртәләр, артыңнан җыештыралар. Эшләтмиләр, булганыннан артыгын таләп итмиләр, сыйпап-иркәләп, мактап торалар.

Шәһәр эте Бикбай: кала кешесе дүрт аяклы дусларына күпме акча кызганмый?
ru.freepik.ru

Шулай рәхәт яшәр өчен кем булырга кирәк, дисезме? Шәһәрдә яши торган йорт хайваны булырга кирәк! Әмма хайван өчен рәхәт булган тормышның кимчелекләре дә бар. Тик монысы инде шәһәрнең эт-мәчеләренә бөтенләй кагылмый. Монысы – хуҗаларның хәсрәте. Җан дустыңа күпме мал жәл түгел, хуҗа? Фатирда хайван асраучыларның янчыгын тикшерик әле.

Песи, песи, пескәем...

Үзеңнең күптәнге хыялыңмы, балаң сорап үзәгеңә үттеме... Авыртмаган башка тимер тарак, дигән сыман, көннәрдән бер көнне куеның эченә яшереп, йомры йомгакны өеңә алып кайтасың. Ике бүлмәле фатирда бишенче йә алтынчы җан булып (гаиләдә 4–5 кеше дип исәплик) бусаганы атлап кергән бәхет төенчеге тиздән якын дустыңа, балаларның уенчыгына, олыларның юанычына әйләнәчәк, койрык болгап йә мияулап, ишекне тырный-тырный эштән кайтканыңны көтеп торачак. Тукта, моны ашатырга, эчертергә, әдәпкә өйрәтергә кирәк бит. Прививкалар да кирәк булыр, ахрысы...

– Бу өйдә йә мәче, йә мин генә яшәячәкмен, дип аяк терәп каршы торган идем югыйсә. Балалар сорап үзәгемә үткәч, Коржикны үзем үк алып кайттым. Аның мәшәкатен алдан белсәмме?! – дип, үзенә үзе шакката хәзер Казанда яшәүче Рәмзилә Гафиятуллина. – Ай ярымлык песи баласы кибет ашавына ияләшкән иде инде. Башта кыйммәтлене алдык. Көнгә бер кап ашый ул. Аена 4000–5000 сум чыгым дигән сүз. Хәзер коры ашауга күчте, тик анысы да сыйфатлы булмаса, ашказанына бик ярап бетми. Урамга чыгып йөргән мәчене талпаннан саклар өчен өч айга бер препаратлар белән эшкәртәбез.

Көндәлек чыгымнарына гына түзәрсең. Авырмасын гына. Узган ел кышкы салкында чирләп киткән Коржик ашаудан кала, йөрми башлый, кеше күзенә күренми торган урынга кереп ята торган була. Нишлисең, үз песиең бит. Рәмзилә аны күтәреп ветеринарга йөгерә. Менә шул савыгу юлында 30 000 сум тирәсе акча калдыралар Гафиятуллиннар. Авылда яши торган мәченең юлы бер инде мондый очракта – бакыйлык. Берсе китсә, урынына икенчесе килә, дигәндәй, аның өчен артык ут йотучы юк. Әле каядыр чыгып китеп җан бирсә, яхшыга да юрыйлар. Шәһәр мәчесе башка шул. Кеше кадерендә яши.

– Операция ясагач, ул җирен саклар өчен махсус яка алдык. Җөйле җире пычранмасын дип подгузник киерттек. Будильник куеп, төнлә уянып, песинең бәдрәфкә торганын саклыйбыз. Көн саен иртә-кич кадарга уколлар билгеләделәр. Аны ясатыр өчен бездән шактый ерак урнашкан клиникага күтәреп йөрдем, – дип искә ала хаста караган көннәрен Рәмзилә. – Йөреп туйгач, булмый торган эш түгелдер әле дип, уколны үзем ясарга өйрәндем. Авыруга ашауны да көйләргә кирәк. Бөерләре авырткан песиләр өчен аерым ашау бар икән. Бер кап желе 200 сум тора. Авыргач биргән кан анализындагы күрсәткечләрнең санын күрсәгез! Шушы яшемә җитеп үземә ул кадәр тәфсилле анализ биргәнем юк иде. Песиләрнең дә нефрологы була икән! Алар бөтен Казанга санаулы гына әле, эләгер өчен берничә атна чират көтәсе. Котыру авыруыннан прививка ясатабыз. Яз җитсә, ничек урамга чыгарга белми, чыкса, сугышып кайта. Әле менә колагын өзеп кайтарганнар. Балалар ветеринарга алып барыйк, дип өзгәләнә. Таныш ветеринар белән язышып, мазь белән генә дәваладым. Балалар Коржик янына Карамелька белән Компот та сораганнар иде. Өч мәче асрарлык мөмкинлегебез юк, ыштансыз калдырасыз, дидем.

Сүз уңаеннан, котыру авыруыннан вакцинация ясату дәүләт ветеринария клиникаларында бушлай. Бары тик ветпаспорт сатып алып, шунда билге куярга кирәк була, дип аңлатты Ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең Казан территориаль бүлеге башлыгы Денис Аксаков. Вакцинаны елга бер тапкыр ясату зарур.

Кыйммәт уенчык

Мәче асраучыларның чыгымнары эт асраучыларга – көлке. Кызлары 7 ел көчек баласы сораган Минһаҗетдиновлар инде үзләрендә каршы торырлык көч тапмый, кокапу токымлы көчек баласына заказ бирәләр. 3 айлык көчекне нибары 40 мең сумга сатып алалар. Яшьрәк булса, бәясе дә кыйммәтрәк буласы икән. 5000 сумга, билет алып, көчекне поезд белән Казанга кайтарталар. Моңа Резедадан кала бөтен кеше шат була.

– Мин бер атна еладым. Бөтен җирне пычратып йөрде Асти (кушаматы шундый). Мәчеләр бәдрәфкә бик тиз ияләшә, ә менә көчеккә моның өчен бер ел вакыт кирәк. Урамга гына чыгарып өлгереп булмый, пеленкалар алдык. 30 ы – 580 сум. Ветеринарга алып барып, яшенә күрә тиешле прививкалар ясаттык. Һәрберсе 1500–2000 сум тора. Ашау савыты, уенчыклар кебек вак-төяк янына көндәлек кирәкле ризыгы да кушыла. Аның берсе – 1500 сум. Талпаннан Америка препаратлары кулланабыз, 1 айга 1000 сум китә, апрельдән ноябрьгә кадәр бирәбез. Бу чыгымнарга кортларын кудыра торган даруны кушыйк. Грумер, ягъни көчекнең йонын матур итеп кисүче остага айга бер бару 3300 сум тора. Шампуне, кондиционеры да бар Астиның, алары да арзан түгел. Этне төрле командаларга өйрәтү өчен кинолог ялладык. Бер дәресе 1500–2000 сум тора. Без елга өч тапкыр алсак, зуррак этләргә ешрак кирәк. Өйрәтмәсәң, берничек тыңлатырлык түгел.

Яңгырлы көндә, салкын кышта урамда йөрер өчен махсус киемнәр, тараклар,  теш чистарту җыелмасын санап та, болары – күңелле мәшәкать. Дусларның самоед токымлы зур этләренең өстенә түбәдән кар төшкән. Менә чыгымнар кайда икән ул! Арт аяклары йөрмәс булган этне 10 көнгә стационарга яткырганнар. Аның бер көне өчен 10 мең сум түләгәннәр. Менә шул 100 мең янына 50 мең сумлык ике МРТны кушарга кирәк. 180 мең сумлык операциядән баш тартып, этләрен тернәкләндерү чараларын башлыйлар. Этне аякка бастыру гаиләгә 400 мең сумга төшә.

Сукбай этләрнең күплегенә гаҗәпләнәсе түгел икән. Кечкенә чакта алып, үсеп, мәшәкате дә, чыгымнары да машина бәясенә якынлашкан бер чорда этне урамга чыгарып җибәреп котылучылар да аз түгел...

Яратам, нихәл итим

Шәһәр фатиры йә йорты бусагасын атлап кергән җан иясе гаилә әгъзасына әйләнә дә куя. Авылда яши торган эт-мәчеләрнең сирәге генә бу бәхеткә ирешә. Җырчы Данир Сабиров гаиләсендә Кемаль исемле овчарка, кызлары Даниянең Җан исемле көчеге бар. Кәшифә исемле песиләре ярты ел элек югалган. Мәрхүмәдер инде, дип сагыналар шуны.

– Инде кайтасында өмет калмагач, бәләкәй генә авыру песи алып, аны дәвалап «кеше иттек», Несли кушаматы бирдек. Олы этебез Кемаль минем карамакта диярлек. Ике тел белә, командаларга өйрәтелгән, дрессировка узган эт ул, – дип сөйли Данир. – Әрвахларга дога кылганда, Дания кызым да янәшә утыра берсендә. Әби-бабайларны, туганнарны санап китәм, «Әти, Кәшифәне онытма, Кәшифәне», – дип, яраткан мәчебез рухына да дога кылуымны сорый. Песиебез менә шулкадәр кадерле иде барыбыз өчен дә.

Яратуның да чиге булырга тиеш. Кадерле дүрт аяклы дусты өчен бөтен җаваплылыгын үз өстенә алып асраучылар таякның бер башы булса, икенче башында чиргә әйләнгән мәхәббәт тә ерак йөрми.

– Безнең подъездда 80 яшенә җитеп килүче бер әби овчарка белән яши. Эте дә үзе кебек олы яшьтә инде. Ишекләре төбеннән узып киткәндә үк исе килеп тора. Ул апа үзе кешегә йомшак итеп эндәшә дә белми, ишегалдында уйнаучы балаларны да тәрәзә аша кычкырып ачуланып тора. Ә этен ялаплар ярата инде менә. Аның өчен шул эттән дә яхшы «кеше» юк дөньяда. Тик эткә кадер күрсәткәндә, күңелендә кешегә урын калмый булып чыга, – ди Гүзәл Гомәрова.

Бер эткә ничек тә түзәрсең. Узган ел Казанның Ибраһимов проспектының бер йортында яшәүчеләр бер бүлмәле фатирында 10 эт һәм 3 песи асраган хуҗасыннан зарланганнар иде. Исеннән, йоныннан, пычрагыннан туйган күршеләре ничек хәл итәргә, кая язып котылырга белми  аптыраганнар.

– Кечкенә көчекләргә 2,5 квадрат метрдан да ким булмаган, уртача һәм зур этләргә 3,5 квадрат метр торак мәйданы тиеш. Песиләргә 3 квадрат метр мәйдан кирәк. Ягъни таләпләр буенча бер бүлмәле фатирга кимендә 5–6 эт сыя дигән сүз, – ди Денис Аксаков.

Печү һәм стерилизация өчен дә акчасын кызганмый шәһәр халкы. Анысы анализлары, УЗИлары белән 5000–7000 сумга чыга. Ярый әле аны гомергә бер ясатасы. Дүрт аяклылар никадәр кадерле булсалар да, яратуның да чиге бар. Үрчеп торулары кирәкми. Авылның җылы бишмәте түгел шул шәһәр. Һәр туган эт йә песи баласына урын юк монда.

Түләүле ветклиникада кайбер бәяләр

Песигә «кесарево» – 8000 сумнан

Эткә «кесарево» – 10 000 сумнан

УЗИ – 900 сумнан

Теш дәвалау – 7000 сумнан

Күз табибы – 2500 сум

Яраны чистарту – 500 сум

1 талпанны алу – 100 сум

Песине йоклату (эвтаназия) – 2000 сум

Этне йоклату – 2500 сумнан

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре