Шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләргә җирне районнардан бирәчәкләр

Казан һәм Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләргә җирне якындагы районнардан бүлеп бирәчәкләр.

Татарстанның Җир һәм мөлкәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге көндә республикада 16,4 меңгә якын җир кишәрлеге җитми. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, 2024 елның июненнән Казанда яшәүче гаиләләргә якындагы биш районнан җир кишәрлекләре бүлеп бирү турындагы закон үз көченә керде. 650 га җир әзерләнгән дә инде. Шушы ук хәл Чаллыда да күзәтелә. Анда да бу елның башыннан күпбалалы гаиләләргә җирне автокала тирәсендәге тугыз районнан бүлә башладылар.

2025 елның башыннан барлыгы 1,9 мең участок әзерләнгән. Июль азагына 1,5 меңнән артык гаиләне җир кишәрлеген сайлап алырга чакырганнар. Шуларның 205 е үз җавабын биреп тә өлгергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре