Газетага язылу

Сайлау беркетмәләренең 90,43 проценты эшкәртелгән: Дәүләт Думасына дүрт партия уза

Сайлау беркетмәләренең 90,43 проценты эшкәртелгәннән соң Дәүләт Думасына федераль округ буенча дүрт партиянең биш процентлы чикне узуы ачыкланды, дип яза “РИА Новости”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, парламентка партия исемлекләре буенча “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Новые люди” уза. Шул рәвешле тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына, “Справедливая Россия”дән тыш, парламентның бүгенге составына керүче партияләр узарга мөмкин.
“Единая Россия”  әлегә 57,86%, КПРФ – 13,84%, ЛДПР – 8,9%, “Новые люди” – 7,94% тавыш җыйган. “Справедливая Россия” җыйган тавышлар – 4,95%.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре