Сәлимгәрәев кампания барышында медиаберләшмәнең уртак эшен югары бәяләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Бу бик яхшы сайлау кампаниясе булды. Сезнең белән бергә күп профильле, кызыклы, җитез эш башкарылды. Бу эш өчен бик зур рәхмәт. Безнең амбициоз идеяләрне дә тормышка ашыра алырлык кешеләр даирәсе бар», - диде ул.
Андрей Кондратьев Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән журналистларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, башкарылган эшнең масштабын ассызыклады. «Бик күп эшләр башкарылды. Бүген бик яхшы сәбәп – залда массакүләм мәгълүмат чараларының 70 вәкиле, һәм бу әле без билгеләп үткән кешеләрнең барысы да түгел», - дип билгеләде ул.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе саннар китерде: 470 журналист һәм 81 басма аккредитацияләнгән, 8 федераль репортаж, телеканалларда 90нан артык репортаж, массакүләм мәгълүмат чараларында 4 меңнән артык журналист материалы һәм социаль челтәрләрдә 10 меңнән артык публикация чыккан.
Мобиль сайлаучыдан 70 мең кеше файдаланган, ә 650 кеше волонтер булган.
Кондратьев шулай ук республика җитәкчелегеннән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Панфиловадан рәхмәт сүзләрен җиткерде, «Татмедиа»ның координацияләү ролен аерым билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез