Газетага язылу

Шайтан таягы

Бер мәлне ындырның үлән чәчкән биләмәсендә шайтан таяклары күренгәли башлады. Шуларны төбе-тамыры белән казып алам да, чиләккә салып, капчыкка тутырам. Чүп басып китмәсен дип, шулай чокчынып йөргәндә, тыкрыктан күрше узып бара.

– Нишлисең анда? – ди.

– Шайтан таягы утыртып йөрим әле, – дим, шаяртырга маташып. – Бал кортларына бик әйбәт була икән. Койма буйларына булса да төрткәләп чыгарга иде.

– Ә-ә-ә, – дип баш кагып торды да китеп барды бу. Гомер буе шәһәрдә яшәп олыгайгач, авылга кайткан кеше инде ул. Әйбәт күрше. Моны белсәм дә, артык тирәнгә кереп тормадым инде, алай булыр дип башыма да китермәдем. Әйттем дә оныттым.

Бер ай чамасы узгач, үзе сүз кузгатты:

– Синең шайтан таякларың че-то бик күренми… – Һәм минем аңгыраебрак торуны күреп өстәп куйды. – Теге вакытта утыртып йөри идең бит…

Искә төшердем дә тагын уенга борырга уйладым:

– Ә, аны әйтәсеңмени… Бал кортлары ашап бетергәндер.

– Че то минекеләр бакчаны баса башлады, – дип куйды күңелсез генә. – Мин дә буеннан буена утырткан идем бит…

Мин бер мәлгә шайтан таягына яланаяк баскан сыман өнсез калдым. Көлсәң дә уңайсыз, елап та булмый. Гаеплелек тойгысы да бар кебек. Шәһәр кешесе бит инде ул, мине авыл тормышын белә дип уйлагандыр. Шаярта дип башына да китермәгәндер. «Ул чакта уйнап кына әйткән идем бит», – дисәм дә, кимсетү булыр сыман. Алдашырга мәҗбүр булдым инде…

– Бер көнне генә җыеп алдым әле, – дидем, бу үсемлек турында белгән бөтен нәрсәне исемә төшерергә тырышып. – Бик файдалы нәрсә бит ул.

– Нәрсәгә файдалы?

– Бавырга бик әйбәт. Хәзер төрле дарулар эчә-эчә эштән чыгып беткән бит инде… Менә шуңа бик файдалы. Эчтәге шлакларны куа, кан тамырларын чистарта. Йокысызлыктан интеккәндә дә әйбәт. И-и, файдасы әйтеп бетергесез инде аның. Без гел шуны кулланабыз. Төнәтмәсен дә, чәен дә эчәбез…

– Кайсы төшен җыялар соң аның?

– Чәчкәләрен җыеп, чәй итәсең, орлыкларын он итәргә була, сабагы буыннар сызлаганда файдалы, тамырын да алалар…

Теге шаккатып тыңлап торды да рәхмәт әйтеп китеп барды. Бер арада ипләп кенә бакчаларына күз салсам, шайтан таягы җыеп йөри теге. Җыю гына түгел, интернеттан карап, бөтен шартын китереп әзерләп куйган бу. Без, гадәттә, шифалы үләннәрне җыеп, киптереп элеп куябыз да онытабыз. Ә бу кулланган да. Хәзер рәхмәт укып туя алмый:

– Әй, күрше, ярый син әйттең әле, – дип сөенә. – Чынлап та яхшы нәрсә икән бит ул. Төннәр буе йоклый алмыйча сызланып ята торган идем, шуны эчә башлагач котылдым. Эч авыртулары да басылды. Яшәреп киткәндәй булдым. Әллә нинди шикле даруларга акча түгәсе дә юк икән. Рәхмәт инде сиңа!

Үзем уенлы-чынлы сөйләшә торган кеше булгач, бераз шикләнеп тә йөргән идем. Чынлап та шулай икән. Чәчәкләреннән чәй дә, орлыкларыннан он да ясаган. Тамыры белән сабакларын да әрәм итмәгән. Үзе күрсәтте. Күрер күзгә дә бераз яшәреп киткән кебек ул. Адымнары да җиңеләйгән төсле.

Шундый хәлләр. Киләсе елга үзем дә утыртырга ниятләп торам әле.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре