Үз исемендәге премия булдыру Шәйхи аганың исән чактагы зур хыялы була. Ул аны әйтеп калдыра. Язучының вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгара.
Аны «бәхетле язучы» диләр. Үзе исән чакта ук туган авылы Тулбайда китапханә булдырган кеше ул. Якташларына истәлек булсын дип, үз китапларын җыеп тапшыра. Бу хакта Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров зур горурлык белән сөйли.
– Күп кенә язучылар белән бер чорда яшәдем, эшләдем. «Аккош күле» янындагы бакчабызда бик күп иҗат әһелләре белән бергә тордык. Күбесенең вафатыннан соң китаплары бакча янындагы чүплеккә чыкты. Кирәксезгә әйләнеп, аунап, кадерсезләнеп, тузан җыеп ята торганнары да күпме?! Шәйхи ага бик акыллы кеше булган. Ул барысын да алдан уйлаган. Вафатына 45 ел узса да, аның китаплары әле дә халыкка хезмәт итә, аны беләләр. Язучы өчен зур мәртәбә бу, – ди Зиннур Мансуров.
Кем генә булсаң да, әгәр туган ягыңда зурламыйлар икән, сине тиз оныталар. Бу яктан Мамадыш районы җитәкчелеге күренекле якташларын данлый. Ярты гасырга якын премия тапшырып килү генә түгел, алдагы елларда аның форматып үзгәртеп, заманчалаштырып, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй итәселәре килә. Язучының туган көнендә аның туган ягына сәяхәт кылып, рухына дога укып, искә алу гына түгел, аның исемен тагын да еракларга җибәрергә тели алар. Олпат шәхесләребез мисалында яшь буынны иҗатка тартмакчы булалар.
Мамадышта узган очрашуның беренче өлеше нәкъ менә мәктәп укучыларын китап укырга чакыруга багышланган иде. Нинди форматта булуы мөһим түгел – аудио китапмы, электронмы, басмамы – укысыннар гына! Яшьләр өчен киләчәктә тагын бер этәргеч: Шәйхи Маннур исемендәге премия мәктәп укучыларына бирелә башларга мөмкин. Оештыручылар фикеренчә, бу балалар өчен зур бүләк булачак.
Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов әйтүенчә, киләсе елда премия 4 кешегә – ике язучыга, бер укучы яки укытучыга һәм татар телен саклауга үзеннән өлеш керткән теләсә кайсы һөнәр иясенә тапшырылырга мөмкин. Заманында Шәйхи Маннур исемендәге премияне язучылардан тыш, иң зур күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшырган булганнар.
– Без бу премияне ел саен язучының туган көнендә – 15 гыйнварда тапшырабыз. Районыбыз өчен зур бәйрәм. Үзебездән чыккан якташларыбызны зурлау, онытмау – безнең бурыч. Әле тагын күп еллар бу матур гадәтләрне сакларга насыйп булсын, – ди Артур Ефимов. – Киләсе елдан без бу көнне иң элек Шәйхи Маннур исемендәге фәнни-гамәли конференция уздырырга, аннары җиңүчеләрне бүләкләргә җыенабыз. Чараның масштабын зурайтасы килә. Әлеге эшебезнең максаты – яшь буынга телне оныттырмау, аны китапка тарту. Китап укыган баланың фикерләве дә, сөйләме дә башка аның. Андыйлар аерылып тора. Киләчәктә безнең балалар арасыннан да күренекле язучылар, шагыйрьләр чыгар дип өметләнәбез.
Хәтер яшәсә, язучының исеме мәңгелек. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм Мамадыш халкына Шәйхи Маннурны онытмаган өчен рәхмәтен җиткерде.
– Бик күп еллар дәвамында Шәйхи аганы зурлавыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул. – Мамадыш халкы элек-электән киң күңеллелеге, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Киләчәктә бу төбәктән тагын да күбрәк язучыларыбыз, шагыйрьләребез чыксын дигән теләктә калам. Шәйхи Маннурның кулы җиңел аның. Аның исемендәге премия алган кешегә бүләк өстәлеп кенә тора.
Ландыш Әбүдарова өчен әлеге премия – язучы буларак алган бүләкнең тәүгесе.
– Минем өчен тәүге премиянең Мамадышта тапшырылуы да зур горурлык. Оештыручыларга рәхмәт. Бу бүләк зур дәрәҗә янына җаваплылык та өсти, – диде ул.
Премия тапшырганда Зөбәрҗәт Хәйбуллина үз исемен ишеткәч бөтенләй каушап калды. Районда әлеге премиягә үз эшен тәкъдим иткән укытучылар шактый була. Тантанага барысын да чакыралар. Ә лаеклы укытучыны сәхнәдә генә игълан иттеләр.
– Көтелмәгән куаныч булды. Миңадыр дип уйламадым да. Хезмәтемне югары бәяләгән өчен рәхмәтлемен. Минем өчен бик зур дәрәҗә бу. Алга таба укучыларда телебезгә мәхәббәт уятып, аларны иҗади яктан ачып, үсендереп эшләргә язсын, – ди Зөбәрҗәт Хәйбуллина.
Тантаналы чарадан соң кунаклар Шәйхи Маннурның туган авылына юл тотты. Иң элек каберенә зиярәт кылдылар, аннары аның китапханә-музеенда булдылар. Авылдашлары язучының рухын сөендерү өчен күп хезмәт куйган. Шунысы сөендерә: китапханә-музей ишеге ябылып тормый. Бирегә төрле мәктәпләрдән укучылар гел килә.
Кая гына барсак та, Шәйхи аганың фотоларына игътибар иттем. Ул барысында да елмая. Шул чорда яшәмәсәм дә, күңелгә аның эчке дөньясы бай, күңеле изге булгандыр дигән уй килә. Аннан җылылык, нур бөркелә. Шулай булмаса, вафатыннан соң да 45 ел дәвамында үзенә кунак чакырып тора алмас иде лә ул. Әле мин аның хакында бәхетле язучы дигәннәренә кадерле дип тә өстәр идем.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез