Мошенниклар Татарстанның халык артисты Алсу Абелханованың телеграм каналын ватканнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчы үзе хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр аның тавышын ясалма интеллект ярдәмендә күчереп алганнар һәм шул рәвешле акча күчерүне сорыйлар. Ялган тавыш бик ышандырырлык яңгырый һәм җырчы тавышыннан аерылмый.
Ул уяу булырга һәм акча күчермәүне сорады, аның аккаунты ватылган, дип хәбәр итте. Танылган җырчының каналы ватылганчы, аны телеграм чатына өстәгәннәр, ул мошенник булып чыккан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез