Ведомствода әйтүләренчә, мошенникларның максаты – «ярдәм итү түгел, ә акча урлау һәм зарарлы программаларны тарату аша шәхси мәгълүматлар җыю».
Фейк төркемнәр һәм чатлар булдыручылар шәхси мәгълүматларны алу, яки «ярдәм» исеме астында акча җыю өчен хәбәрсез югалганнарның туганнары белән элемтәгә керергә тырыша.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгында тикшерелмәгән чатларга кермәскә, шикле сылтамалар буенча күчмәскә һәм билгесез затларга шәхси мәгълүматларыгызны җибәрмәскә чакыралар. «Барлык рәсми мәсьәләләр дәүләт инстанцияләре аша хәл ителә!» – диләр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез