31 яшьлек хоккейчы Альберт Яруллин «Ак Барс» ка кайта, ул 3 еллык контракт төзегән. Бу хакта клубның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТНВ хәбәр итә.
"Өйгә бары тик иң яхшы хисләр белән генә кайтам, минем уенчы буларак, шәхес буларак бөтен үсешем монда үтте.«Ак Барс» һәм Татарстан төсләрен яңадан якларга җыенуыма бик шатмын һәм клубка ышаныч өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе сезоннардан җиңүләр генә көтәм, Казанда башка бурычлар була алмый", - дип сөйләгән Альберт.
Альберт Яруллин тимераякларга "Ак Барс" мәктәбендә баса. Клуб белән ул 2018 елда "Гагарин Кубогы"на ия була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез